Лукоморье чудесных сказок
6 июньдә илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә, аны шулай ук Россиянең Пушкин көне дип атыйлар.Китапханәдә Пушкин көнен үткәрү өчен «Вместе Пушкина читаем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучылар өчен "Лукоморье чудесных сказок" дигән мавыктыргыч әдәби кичә оештырылды.Чара дәвамында укучылар А.С. Пушкинның иҗади юлы белән кыскача таныштылар, үз чиратында катнашучылар авторның әсәрләреннән үзләренә ошаган өзекләр укыдылар. Чара ахырында А.С. Пушкин әсәрләре буенча викторина үткәрелде