Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне
31 нче май — “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне” дип билгеләп үтелә. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы иң актуаль, алар белән көрәшү — дәүләт өчен генә түгел, һәр аерым гражданның бурычы. Аларның яшь кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү, тагын бер тапкыр тәмәкенең зыяны һәм аның авыр нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итеп, барлык тәмәке тартучыларның никотин бәйлелегеннән баш тартуга мотивацияләү һәм бигрәк тә яшьләргә никотиннан башка тормышның өстенлекләре турында җиткерү максатыннан видеоролик эшләп китапханәнәнең ВК битенә куелды.