Мин җирдә калам
Н. Дәүлинең тууына 115ел тулу уңаеннан китапханәдә “Мин җирдә калам” дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм урта яшьтәгеләр катнашында аның китапларына күзәтү үткәрелде.Язучының иҗаты белән якыннанрак танышкан саен, аның яшәүне, тормышны, ватанын яратучы, һәрвакыт хәрәкәткә омтылучан, тынгысыз бер җан булуын ачыклыйсың. Кулымда-гади генә бер китап. Тышына Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында” дип язылган. Эчендә - сугыш хатирәләре. Китапның эчтәлеге белән танышкан һәркем дәһшәтле сугыш елларында ватандашларыбыз кичергән ачы язмышны тоя, башкаларга сиздермәскә тырышып, эчтән генә зар елый. Аның иҗаты патриотик рухлы булуы белән аерылып тора