Музей – халык, милләт хәтере
Балалар бакчасына йөрүче балалар белән халыкара музейлар көне уңаеннан, Субаш мәктәбендәге “Туган якны өйрәнү” музейда экскурсиядә булдык. Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, аларның күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү изге эш ул. “Музей – халык, милләт хәтере” дигән темадагы бу чарада балалар тарих укытучысы Николаев Ильнур абыйларын игътибар белән тыңладылар, экспонатларны бик җентекләп карадылар, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн-күреше, гореф-гадәтләре турында белемнәрен баеттылар.