Великий май, великой Победы
Яшүсмерләр өчен пушкин картасы кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланган «Великий май, великой Победы» дигән уен – викторина оештырылды.Чарада файдалану өчен аларга “Сугыш турында китаплар сөйли” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, алар игътибарына Бөек Ватан сугышы турында киң әдәбият, герой-шәһәрләр турында китаплар, шул еллардагы вакыйгалар, сугыш геройлары турында сөйләүче китаплар, Хәтер китабы тәкъдим ителде.. Күргәзмәдә Б. Васильев, В. Быков, Ю. Бондарев һәм башка язучыларның китаплары, сугыш ветераннары, кайнар нокталарда катнашучылар, СВО дагылар турында эшләнгән фото альбомнар урын алды. Кичә барышында яшүсмерләр үз белемнәрен тикшереп “даталар һәм вакыйгалар”, “герой – шәһәрләр” , Балтач районының Советлар союзы геройлары турында викторина сорауларына җаваплар таптылар