В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Вкусный букет

Китапханәдә гаилә коне уңаеннан  урта яшьтәге китап укучылар катнашында маршмеллоу һәм зефирдан букетлар ясау буенча "Вкусный букет" дигән  мастер-класс үткәрелде.Чара катнашучыларга иҗат сөенече генә түгел, ә яңалыкка өйрәнү мөмкинлеге дә бирде. Чараны үзләренең креативлыкларын һәм осталыкларын күрсәтергә әзер булган катнашучылар һәм аларны бу эшкә  өйрәтүче Иванова Светлана булды. Мастер-класс башында букет ясау өчен маршмеллоу һәм зефирның төрле формалары һәм төсләре, шулай ук  төрле җимешләр әзерләп куелды. Катнашучылар зур энтузиазм белән букет бәйләмен җыйдылар. Чара азагында бу “татлы букет” белән гаилә көнендә Фәезовлар гаиләсен котладылар