В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Сыкрый әле һаман яралар

6, 7 май көннәрендәТ. Субаш, Каенсар, Ю Субаш авылларында Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Сыкрый  әле һаман яралар"дип исемләнгән тантаналы митинг узды.Анда мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп коллектив, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре катнашты. Чара укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты белән башланып китте, яу кырында башларын салган, туган якларына әйләнеп кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок салдылар.