В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Балачак аланы

Балалар язучысы, татар балалар әдәбиятының күренекле йолдызларының берсе Резеда Валиеваның тууына  95 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында  “Балачак аланы” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, туган як табигате, дуслык турында шигырьләрен кычкырып укыдылар.Китапханәдә  «Резеда Вәлиеваның шигъри дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмаклар тупланган китаплар тәкъдим ителде. Резеда Вәлиеваның әсәрләре игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли