Георгиевская ленточка
"Георгиевская ленточка" - хәтер, каһарманлык һәм буыннар бәйләнеше символы. 2025 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясе старт алды һәм без дә бу акциягә кушылдык. Китапханәнең актив китап укучылары катнашында Җиңү бәйрәменә багышланган митингта катнашучыларга тагу өчен Георгий тасмасы ясау буенча мастер класс уткәрелде. Георгий тасмасы-ул дөньяны фашизмнан коткарып, һәлак булганнарны искә алу символы һәм хөрмәте; бу фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт; бу ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Акциянең төп максаты-ветераннарны олылау һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында истәлекләрне мәңгеләштерү.