В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Библионочь -2025

26 апрель көнне китапханәдә ел саен үткәрелә торган «Библионочь» Бөтенроссия акциясе узды. Быелгы тема - «үз геройларың", Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бөтенроссия «Библионочь 2025» акциясе үз-үзен кызганмыйча, Ватаныбызны саклаучыларга, батырлыгы һәм хезмәте белән илебез тарихына үз исемнәрен язып калдыручыларга багышланды. Чараны «Сугыш көйдергән балачак» шигъри альманахы дәвам итте. Яшүсмерләр сугыш турында шигырь укып, Бөек Ватан сугышы геройларына, һәм хәзерге вакытта илебезне саклаучыларга рәхмәтләрен белдерделәр