Голубь мира- голубь Победы
7 сыйныф укучылары белән китапханәдә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Голубь мира- голубь Победы» Бөтенроссия акциясендә катнаштык. Чара тынычлык һәм дуслык символикасына, шулай ук җирдә тынычлык саклауның мөһим аспектларына багышланган иде. Чара барышында күгәрченнең дөньяга килү тарихы белән таныштык, балалар Бөек Ватан сугышы елларында күгәрченнәрнең роле турында белделәр. Соңыннан зур кызыксыну белән ак кәгазьгә кулларын төшереп күгәрчен формасы кистеләр һәм үзләренең матур теләкләрен яздылар.