Хезмәт төбе- хөрмәт
6-9 сыйныф укучылары белән “Хезмәт төбе- хөрмәт” дигән тематик кичә үткәрелде. Чара барышында хезмәт сөючән һәм ялкау геройлар турында сөйләгән әсәрләрне, хикәяләр, әкиятләрне искә алдык Кешенең иминлеге хезмәткә бәйле. Без үз куллары белән күпне эшли белгән кешеләрнең нинди бәхетле икәнен, бернәрсәгә дә өйрәнмәгән кешеләрнең нинди бәхетсез һәм ярдәмгә мохтаҗ икәнен белдек.Чара ахырында хезмәт турында мәкаль, табышмаклар һәм тест буенча сорауларга җаваплар эшләдек.