Тукай иҗатына сәяхәт
Апрельнең кояшлы матур көнендә 1886 елың 26 апрелендә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Г.Тукай тырыш, зирәк бала булып үсә, язарга, укырга иртә өйрәнә. Г.Тукай нибары 27 ел гына яшәсә дә, кыска гына гомерендә бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язарга өлгерә, аларда туган ягының матурлыгын, халыкка мәхәббәтен данлый. Башлангыч сыйныф укучылары белән Тукайның биографиясенә һәм әсәрләренә багышланган «Тукай иҗатына сәяхәт» дигән квест-уен үткәрелде. Укучылар кызыклы сорауларга җавап биреп, лабиринтлар буйлап үттеләр, шагыйрь иҗаты турында ребуслар чиштеләр, әкият персонажлары белән очраштылар