В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

СВО батырлары- безнең якташлар

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган илең, туган ягыңның геройлары белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан  китапханәдә “СВО батырлары- безнең якташлар” исеме белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырылды. Хәрби операциядә катнашкан егет бүгенгесе көндә хәрби хәрәкәтләрнең барышы, безнең ир-егетләрнең анда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук очрашуга чакырылган яшүсмерләрне күздә тотып ир-егетләргә армия сафларында хезмәт итәргә, ил алдындагы бурычны намус белән үтәргә кирәклеген ассызыклады. Кичәдә китап күргәзмәсе , ветераннар турында альбомнар тәкъдим ителде