В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Челтәр элдем читәнгә

Халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан“Челтәр элдем читәнгә” дигән фольклор кичәсе оештырылды. Кич утыру-ул безгә мирас итеп бирелгән халык традицияләренең берсе. Фольклор кичәсендә һәркем үзе яраткан башкарган эш белән шөгыльләнделәр: кем чигү, кем бәйләү бәйләде. Шулай ук җон оекбаш буенча мастер-класс үтте. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, кызыклы бәйләү комбинацияләре уйлап таптылар.  Алар кул эшләре белән генә чикләнеп калмадылар табышмаклар әйтештеләр, борынгы уеннар уйнадылар,йолаларны искә алдылар. Фольклор кичәләре  халык иҗатына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уята