Һөнәр – кулдагы алтын беләзек
Һөнәри юнәлеш бирү максатында яшүсмерләр белән “Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” дигән квест уен үткәрелде.Кичәнең беренче өлешендә студентлар үзләренең уку йортлары турында фикер алыштылар һәм икенче өлештә командаларга буленеп 5 станциядә маршрут кәгазьләре буенча биремнәр үтәделәр. Яшьләр бик мавыгып уен барышында табышмакларга җавап бирделәр, сораулар буенча һөнәр исеме төзеделәр, «Һөнәре буенча кем…?» дигән күңелле уенда катнаштылар, һәм кроссворд сорауларына җавап бирделәр, һөнәр исемнәренә синонимнар тапты һ.б.. Квест-уенда катнашучылар эрудицияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, күп уңай эмоцияләр алдылар