Язлар килә кошлар белән
1 нче апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан китапханәдә укучылары өчен “Язлар килә кошлар белән" исемле эко-викторина уены үткәрелде. Укучыларга “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде, кошларга багышлап төзелгән биремнәр, сораулар буенча ярыш уздырылды. Алар табышмаклар, серле шигырьләр һәм кошларга багышланган кроссвордлар чиштеләр.