В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Без батырлар белән горурланабыз

Балалар китап атналыгының тагын бер көне китапханәдә «Без батырлар белән горурланабыз»дигән батырлык сәгате белән  узды. Чарада файдалану өчен укучыларга “В книжной памяти мгновения войны” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Балалар күргәзмәдәге китаплардан җирдә тынычлык хакына үз гомерләрен биргән совет халкының, каһарманнарның, командирларның, солдатларның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең һәм балаларның көчле рухлы, чыдамлылыгы турында белделәр. Хәзерге вакытта еракта СВО да  катнашучылар, сугыш һәм тыл вететраннары якташларыбызга багышланган альбомнар белән таныштылар, презентация буенча сугыш темасын чагылдырган викторина сорауларына җавап таптылар.