Веселый карусель
Балалар китап атналыгы кысаларында китапханәдә балалар өчен төрледән-төрле чаралар үткәрелә.Каникулның бер көнендә алар китапханәдә ял итеп, “Веселый карусель” дигән төрле кызыклы өстәл уеннары, лото уйнадылар, кроссвордлар чиштеләр, китапханәдәге журналлар белән таныштылар. Класстан тыш укырга китаплар сайлап алдылар. Мәктәп укучыларының язгы каникуллары китапханәдә күңелле һәм файдалы үтте.