Китаплар дәвалыйбыз
Китап - гасырлар дәвамында кешеләргә тугры хезмәт итүче белем чыганагы. Ләкин китаплар озаграк яшәсен өчен, алар белән дөрес мөгаләмәдә булырга кирәк. Каникул вакытында балалар белән «Китаплар дәвалыйбыз» дигән чара оештырылды. Чара барышында балалар китаплар барлыкка килү тарихын, күпме һөнәр ияләренең китаплар төзү өстендә эшләвен, бу процессның никадәр күп вакыт таләп итүен, безнең көннәрдә китап ничек әзерләнүен белделәр.Китапханә китаплары кулдан кулга күчә, шуңа күрә синнән соң китап чиста һәм пөхтә булып калсын өчен тырышып балалар белән клей, скотч, кәгазь, резинка һәм кайчы ярдәмендә китапларны ремонтладык.