Кырым һәм Россия –мәңге бергә
18 мартта мөһим тарихи дата билгеләп үтелә – Кырымның Россия составына кайтуына 11 ел. Бу истәлекле датага китапханәдә «Кырым һәм Россия –мәңге бергә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Ул укучыларны ярымутрауның бай тарихы һәм аның Россия белән кушылуына кадәр булган вакыйгалар белән таныштыра торган материаллар җыелмасыннан гыйбарәт. Күргәзмәдә Кырымны данлаган танылган шагыйрьләр һәм язучыларның эшләре тәкъдим ителде. 6- 7 сыйныф укучыларына шушы күргәзмә буенча күзәтү ясап, бу гаҗәеп төбәк һәм аның тарихы турында мәгълүмат бирелде.