В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Бурычларны һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез

Башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә  дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, имин тормышын тәэмин итүгә, милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга багышлап  “Бурычларны һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез” дигән  темада квест  уен  үткәрелде. Комьютердагы  презентациягә нигезләнеп  укучыларга  әкиятләрдән  күп мисаллар китерелде һәм балаларның  бу әкиятләрдә кемнең һәм нинди  хокукларның бозылуы турында сорауларгы җаваплар бирелде.