Обряды и традиции родного села
Китапханәдә укучылар белән Татар халык бәйрәмнәре, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан каз өмәсе, май канаты ясау йоласы белән таныштырып «Обряды и традиции родного села» дигән мастер–класс үткәрелде. Бу чарада укучыларга май канаты ясарга өйрәтү өчен авылыбызның “Ак калфак” оешмасы членнары да катнаштылар. Алар укучыларга бу йола турында сөйләделәр,каурый сыдырырга, ничек итеп бәйләргә өйрәттеләр. Китапханәгә килгән укучылар шушы борынгы йола белән таныштылар, үз куллары белән таба майлау өчен май канаты ясадылар.