В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тынычлык һәм толерантлык

Китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Тынычлык һәм толерантлык"дигән әңгәмә үткәрелде. Чара «Һәр кеше үзен яхшы якка үзгәртергә, үзе һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән тынычлыкта яшәргә омтылырга тиеш»дигән максатка юнәлдерелде. Әңгәмә барышында балалар «толерантлык» сүзенә аңлатма бирделәр, толерантлык символы булган чәчәк ясадылар һәм аның һәр таҗ яфрагына гуманлы кеше сыйфатларын яздылар һәм чара ахырында презентация карадылар.