Уйларымның иң татлысы туган җирем турында
Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Уйларымның иң татлысы туган җирем турында” дигән якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли