Әнием- күз нурым!
8 Март- язның иң күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне. Ул беренче чиратта, якын кешеләребез – әниләребезне кадерли, аларга яратуыбызны белдерә торган бәйрәм. Шул уңайдан китапханәдә “Әнием- күз нурым!” дигән әниләр арасында кызыклы ярышлар, уеннар белән матур чара үткәрелде.Чарада әниләр кисеп таратылган шигырьләрне җыйдылар, укыган өзекләр буенча шигырьнең авторын танып белделәр,мәкаль- әйтемнәрне дәвам иттеләр, әниләр турында һәм хатын – кыз исемнәре буенча нинди җырлар булуын , бер сүздән ничә яңа сүз ясап язу буенча ярыштылар. Соңыннан барысы бергә балачакларын искә алып, рәхәтләнеп ял итеп “Лото” уены уйнадылар.