Загадки-Конька Горбунка
6 мартта рус шагыйре, прозаик, драматург Петр Павлович Ершовның тууына 210 ел тула. Аңа 1834 елда студент чагында язган «Конек-Горбунок» әкияте танылу китерә. Аның юбилее уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Загадки-Конька Горбунка» дигән әдәби турнир үткәрелде. Бу чарада балалар драматургның тормыш юлы һәм иҗаты, аның тылсым һәм мавыктыргыч маҗаралар белән тулы «Конек-горбунок»әкияте турында белделәр.Чараны тулыландырып бу әкият буенча эшләнгән презентация карадылар һәм соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.