В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Гомер буе укы китап,гомер буе гыйлем җый!

Кызыклы китап белән очрашу – ул һәрвакыт шатлык, ә яңа кызыклы китаплар белән очрашу – икеләтә шатлык! Яшьләрне китапханәгә кайткан яңа китап белән таныштыру максатыннан “Гомер буе укы китап,гомер буе гыйлем җый!” дип аталган совет һәм чит ил язучыларының әдәбияты белән таныштырылды. Яшүсмерләр бик теләп детективлар, хикәяләр, повестьларны карады һәм тәкъдим ителгән китаплар турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан бергәләшеп  журналлардагы башваткычларны чиштеләр.