Сихри кичләр
Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләү бәйләгәннәр,җеп эрләгәннәр. Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Яшүсмерләр белән без дә кич утыруга , “Сихри кичләр” дигән фольклор кичәсе жыелдык. Аларга халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде, милли киемнәр буенча презентация күрсәтелде. Борынгы заманда хатын- кызлар кия торган “күкрәкчә”, “хәситә” үрнәкләре, ничек тегү буенча күргәзмә материаллар тәкъдим ителде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, ,”Түгәрәк” , “бишле”, “Йолдыз санаш” һ.б. уеннар ,татар халык җырлары турында һәм бу уеннарның ничек уйнаганнары турында аңлатылды