В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Бөек җиңү – безнең горурлык

2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Ел башыннан китапханәдә   Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырлыкны мәңге хәтерлибез» дип исемләнгән китап-күргәзмәсе эшли. Шушы  күргәзмә буенча  яшүсмерләр катнашында “Бөек җиңү – безнең горурлык” дигән китапларга   күзәтү ясалды Күргәзмәгә тәкъдим ителгән китаплар укучыларга илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итә.