В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Батырлык урыны Әфганистан

Ел саен 15 февральдә илебездә Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән егетләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә  әфганчыларыбыз, яшүсмерләр һәм укучылар катнашында  пушкин картасы кысаларында "Батырлык урыны Әфганистан"  дигән тематик очрашу кичәсе оештырылды. Ветераннар үз чыгышларында үзләре, үзләренең тормыш һәм хәрби юллары, берничә тапкыр ату астына эләгүләре, дусларын югалтулары, корал белән көндез дә, төнлә дә аерылышмаска туры килгәне турында сөйләделәр. Балалар бик кызыксынып тыңладылар. Әфганчылар белән истәлеккә фотога төштек. Әнгәмәбезне чәй өстәле артында дәвам иттек