В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Каюм Насыйри нәсыйхәтләре

Башлангыч сыйныф укучылары белән Каюм Насыйриның юбилее уңаеннан “Каюм Насыйри нәсыйхәтләре” дигән әдәби кичә оештырылды.Чара барышында балалар язучысының биографиясе, аның иҗаты белән таныштылар, әкиятләрне кычкырып укыдылар, сорауларга актив җавап бирделәр. Бу кичәдә алар Каюм Насыйриның туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә өйрәткән  киңәшләре турында белделәр,мәкальләр табышмакларга җавап бирделәр.