Бөтендөнья челтәреннән куркынычсыз файдалану
Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында китапханә 1-4 сыйныф укучыларына “Бөтендөнья челтәреннән куркынычсыз файдалану” дип аталган тема буенча мәгълүмат сәгате уздырылды. Укучыларга комьютердан презентация күрсәтелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләнде. Чараны тулыландырып укучылар презентация сораулары буенча җавап бирделәр.