Без зарарлы гадәтләргә каршы
Урта яшьтәгеләр катнашында ”Без зарарлы гадәтләргә каршы” дигән китап күргәзмәсе буенча профилактик әңгәмә үткәрелде .Чара башында гадәтнең нәрсә икәнлеге һәм кеше гадәтләрнең файдалы һәм зарарлы яклар турында сөйләштек. Сәламәтлекне ныгыту өчен шәхси гигиена, көндәлек режим, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү һәм башка яхшы эшләр һәм гамәлләргә күбрәк игътибар итәргә,ә начар гадәтләргә сәламәтлеккә зыян китерүче уеннар уйнау, тәмәке тарту, токсикомания, алкоголь һәм наркомания чирләреннән ерак торырга кирәклеге турында сүз барды.