Блокадный Ленинград
27 гыйнвар - Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә һәм китапханәдә яшүсмерләр белән " Блокадный Ленинград” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Шул куркыныч 900 көндә ленинградлыларга 125 грамм икмәк кисәге исән калырга ярдәм иткән. Чарада алар фашист оккупантлары боҗрасында бикләнгән кешеләрнең ничек яшәве, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен аны «блокадалы» дип атаулары, ризыксыз калган, салкыннан өшеп үлгән балалар турында белделәр. Бай эчтәлекле ”Блокадный Ленинград” дигән презентация карап яшүсмерләр үзләре өчен тагы да күп мәгълүмат алдылар