Холокост- халык фаҗигасы
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Холокост турында, миллионлаган яһүдләрнең һәм башка милли азчылыкларның коточкыч язмышы турында китапханәдә яшүсмерләр өчен “Холокост- халык фаҗигасы» дигән батырлык сәгате узды. Китапханәче «Холокост», «концлагерь» сүзләренең мәгънәсен аңлатты, бу фаҗигадә гаепле кеше, «үлем фабрикалары», анда булган коточкыч хәлләр турында презентация буенча таныша алдык.Чарада катнашучылар бу теманы матур әдәбият укып өйрәнү мөмкинлеге турында белделәр