В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Все мы в душе студенты

Пушкин картасы кысаларында  7-9 сыйныф укучылары һәм студентлар белән  “Все мы в душе студенты” дигән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичә студентларның үзләре укый торган  уку йортлары белән таныштырудан башланды. Икенче өлешендә кызыклы сораулар буенча ике командага бүленеп җавап бирделәр, үзләре белән булган   төрле кызыклы  хәлләрне искә төшерделәр. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр,чыгарылыш сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Барысы өчен дә кичә кызыклы һәм файдалы булып чыкты.