В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Урман сукмагы буйлап

Башлангыч сыйныф укучылары белән  "Урман сукмагы буйлап" дигән экологик викторина үткәрелде. Чара экологик белем формалаштыру, туган якка карата мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм табигатькә сакчыл караш тудыруга юнәлдерелде .Балалар компьютердан викторина сорауларына җаваплар таптылар, табигатьнең кайбер төп законнары белән таныштылар. Аларга җирнең экологик торышы турында слайдлар аша мәгълүмат бирелде.Слайдларда табигатьнең экологик торышына тискәре йогынты ясаучы күренешләрне күрсәтелде.