В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Веселая страна

Башлангыч сыйныф укучылары белән Н.Носовның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Веселая страна” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Чара балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башланды. Шуннан соң укучылар бик теләп Н.Носовның балалар тормышындагы көнкүреш мәсьәләләре һәм гамәлләре турындагы кызыклы вакыйгалар – «Мишкина каша», «Затейники», «Телефон» хикәяләрен тыңлады. Песи баласы Васьканың гадәти булмаган маҗаралары турындагы «Живая шляпа» хикәясе барысы өчен дә кызык булды. Укучылар зур кызыксыну белән ике дусның эшләпә астында кем булырга мөмкинлеге турында бәхәсләшүе турында фикер алышты. Чара азагында балалар язучының китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән башка әсәрләре белән дә  таныштылар.