Фән серләрне ача
Техника тамыр жәйгән XXI гасыр башында, фәнни үсеш безнең көндәлек тормышыбызга телефон, компьютер, гаджет кебек төшенчәләр алып кергән чорда телебезнең дә тизләтелгән үсеш-үзгәреш кичерүе күзәтелә. Татарстанда “Фәнни технологик үсеш чоры” елы уңаеннан яшүсмерләр белән “Фән серләрне ача” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында бүгенгесе көндә фән һәм технологияләргең алга китеше, безнең көндәлек тормышта да кул хезмәтен техника һәм роботлар алыштыру, техниканың роле зур булуы турында сөйләнде.