В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Чисталык сәламәтлекнең нигезе

Балачакта салынган гадәтләр кешедә гомерлеккә кала. Балаларны бигрәк тә чисталыкка өйрәтү кече яшьтән ук башлана. 1-4 сыйныф укучылары катнашында “Чисталык сәламәтлекнең нигезе” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә вакытында укучылар белән чисталык кагыйдәләрен үтәү, үз-үзеңне тоту культурасы, сәламәтлекне ничек сакларга икәне, үзләренең көндәлек режимнары турында сөйләштек. Чарабызны тулыландырып  сәламәтлек, чисталык, пөхтәлек турында мәкаль һәм әйтемнәрне чиратлашып әйтештек, презентация карадык