Сугыш елларының каһарман батырлары
Ватан Геройлары көне – истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Безнең халыкның батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи выкайгаларны истә тоту, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан 1-4 сыйныф укучылары катнашында “Сугыш елларының каһарман батырлары” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына, махсус хәрби операцияләрдә катнашучыларга багышлап эшләнгән папкалар карадылар, ветеран авылдашларыбыз турында күп мәгълүмәт алдылар