В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Без барыбыз да каршы...”

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла.Урта яшьтәгеләр катнашында шушы теманы яктырткан  “Без барыбыз да каршы...” дигән әңгәмә үтте. Коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйләштек.