Батырлыгың синең үлемсез
3 декабрь- билгесез солдат көне. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Аларның исемнәрен белмәсәк тә, безнең бурычыбыз – алар турында истә тоту һәм бабаларыбызның батырлыкларына карата хөрмәт тәрбияләү. Шушы көн уңаеннан китапханәдә яшүсмерләр өчен “Батырлыгың синең үлемсез” дигән батырлык сәгате үткәрелде. Аларга " Подвиг твой бессмертен” дигән китап күргәзмәсе эшләнде һәм патриотик эчтәлекле китаплар тәкъдим ителде. Китап укучы яшүсмерләр белән истәлекле көн барлыкка килү тарихы, совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаган, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаган кешеләр турында сөйләшү булды