Җирнең матурлыгы әниләрдә
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Шушы бәйрәм уңаеннан китапханәдә әниләр белән «Җирнең матурлыгы әниләрдә” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында алар бу бәйрәмнең барлыкка килүе һәм ана йөрәге турындагы гыйбрәтле хикәяне тыңладылар. Шагыйрьләр һәм язучыларның әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштылар, сораулар буенча әзерләнгән кызыклы ярышларда катнаштылар, башваткычлар, табышмаклар чиштеләр