Так бывало в старину
Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары,энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора. Китапханәдә пушкин картасы кысаларында күп еллар чигү белән шөгельләнүче Муллагалиева Резеда белән бергә, “Так бывало в старину” дигән исем астында мастер-класс үткәрелде. Резеда бу чарада катнашучыларга чигү төрләре, үзенең эшләгән эшләре турында сөйләде, чигәргә өйрәтте