Эштә иң зур ярдәмчең — китап
Словарьлар һәм энциклопедияләр көне уңаеннан китапханәдә яшүсмерләр белән “Эштә иң зур ярдәмчең — китап” дигән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәбездә энциклопедияләр һәм сүзлекләр күп төрле. Бу чарада яшьләрне сүзлек төшенчәсе һәм аларның төрләре белән таныштырылды һәм «Сүзлекләр илендә”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Соңыннан һәр укучы үзлегеннән төрле сүзлек һәм энциклопедия белән эшләп үзләренә кирәкле мәгълүмәтне алдылар.Аралашу сәгатебез күңелле һәм файдалы үтте.