Мин- бала, мин – кеше
Бүгенге көндә балалар хокукы дигән төшенчә һәркем өчен дә актуаль булып кала. Тормышта яклаулы, таянычлы булу, рәнҗетелгән очракта дөрес җавап кайтара белү өчен үз хокукларыңны белү кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары белән шушы теманы яктыртып “Мин- бала, мин – кеше” дигән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында хокукларның - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар булуы, һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы барлыгы, белем алу, әти-әни белән яшәү, хөкүмәт тарафыннан яклану хокукы булуы турында сойләштек. Заманча дәүләттә балалар үз хокукларын якларга һәм дауларга, акыл һәм аң белән хокук нормаларыннан файдаланырга, шулай ук кеше хокукларын хөрмәт итәргә өйрәнергә тиешлеге турында белдек.