В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Без бер бөтен гаилә

Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә. Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә.Башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Без бер бөтен гаилә”   дигән толерантлык сәгате үткәрелде. Укучылар «толерантлык»,«интолерантлык» төшенчәләренең асылын белделәр,  түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә , гореф-гадәтенә уңай караш турында фикер алыштылар. Чара азагында мәкальләр һәм әйтемнәр аукционында катнаштылар.