Китапханәдә яңа технологияләр
Замана таләбенә яраклашу, аның белән бергә атлау өчен китапханәләр эшчәнлегендә яңа технологияләр кулланып, яңа форматта эшләү үзбурыч булып тора. Чынлыкта, безнең тормышыбызны яңа технологияләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Китапханәдә урта яшьтәге әдәбият сөюче дусларыбыз белән “Китапханәдә яңа технологияләр” дигән темада әңгәмә үткәрелде. Чара барышында укучыларыбыз фәнгә багышланган викторина сорауларында актив катнаштылар, бөек галимнәребезнең ачышларына багышланган видео-презентация карадылар.Урта яшьтәге китап укучылар белән яңа цифрлы технологияләр, социаль челтәрләрдә эшләү, «PRO.культура РФ», «Пушкинская карта» проекты һәм китапханәдәге эш алымнары турында “Китапханәдә яңа технологияләр” дигән темада әңгәмә үткәрелде.